Элвин Грейның чыгышы халыкны шаккатырган

"Әллә исерекме ул?" - дип язалар аның подписчиклары. 

Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинны Менделеевскига шәһәр көненә чакырганнар. Биредә җырчы халыкны үзенең бик тә сәер чыгышы белән аптырашта калдырган. Радик халык арасына төшеп «Уфтанма» җырын җырлый. Бөтенләй авызын ачмаган вакытта да җыр ишетелә, яки фотонограмма икәне ачыктан-ачык күренеп тора. Җырчының йөреше дә бик үк ышанычлы түгел. Әлеге видеоны «Челны онлайн» паблигында урнаштырганнар. Комментарийлар да бихисап күп килгән. Халык Элвин Грей сәхнәдә исерек килеш чыгыш ясаган дип саный. 

«Ә сәхнәдә нәрсә булды?» - дип кызыксынган бәйрәмгә бармаган берәү.

«Ничек сәхнәдән килеп төшмәде инде…», - дип аңлаткан Ольга. 

"Әллә исерекме ул?";

«Радик кайчаннан бирле шулай эчә башлады ул? Мондый хәлдә сәхнәгә беренче генә чыкмый инде. Әллә тынычландыра торган дарулар кабул итәме?»;

«Үзе Мәскәүне яуламакчы була»;

«Бүген башы авыртадыр инде…»;

«Башкортстан башлыгы киңәшчесе дөм исерек»;

«Аны яклаучылар һәм исерек килеш сәхнәгә чыгуын кире кагучылар - күрегез. Менә сезгә видеодәлил. Ул сәхнәдә сүзне сүзгә бәйләп әйтә алмады, ярый әле сәхнәдән егылып төшмәде»;

«Коточкыч. Әлбәттә, хәзер Татарстанның атказанган артисты исемен алды бит инде», - дип яза шаккаткан халык.

Радик Юльякшин узган ел Яңавылда да шулайрак чыгыш ясаган иде инде. Ул кабат Яңавыл халкыннан гафу үтенде. 

Җырчының Менделеевскидагы чыгышы видеосын монда карый аласыз. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас