Филя булып сөйләгән актёр Сергей Григорьев вафат

"Спокойной ночи, малыши!"ны карап үстек без...

newsgomel.bynewsgomel.by
Фото:newsgomel.by

«Спокойной ночи, малыши!» тапшыруында Филя булып сөйләгән актер Сергей Григорьев 64 яшендә вафат булган.

Соңгы елларда Григорьев Израильнең Ткоа шәһәрендә Яһүд тауларында яшәгән. Балалар өчен телепрограммада ул 2013 елга кадәр эшләгән. Башта Григорьев курчакны уйнатучы гына булган, ә Филя персонажын актер Игорь Галуненко тавышлыландырган. 1988 ел ахырыннан Филя өчен Григорьев сөйли башлый. Ул вакытта Сергей Григорьевка Галуненконы чыгарылышны тиз арада яңадан төшергән вакытта алыштырырга туры килгән.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас