

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсе татар эстрадасы дөньясында чагыштырмача яңа дуэт. Аларның үзләренә генә хас серлелеге бар. Популярлыклары көннән-көн арта бара. Бертуктаусыз чараларда катнашулары моңа дәлил.
– Рамилә, нинди гаиләдә үстең?
– Дүрт балалы гаиләдә үстем. Олы апам Диләгә – 48, уртанчысы Гүзәл апага 44 яшь, игезәгем Рамил белән миңа 36 яшь тула, Аллаһы боерса. Әти белән әнием урта хәлле кешеләр, тормышны үз тырышлыклары белән алып барганнар. Ападан нәрсә кала, шуны киеп үстем. Беренче сентябрьгә мәктәпкә барганда, игезәгем белән безне киендерәләр иде. Безне иркәләп үстерделәр дип әйтә алмыйм. Әтием 25 ел шофер булды, аннары авыл советы рәисе булып эшләде. Хәзер ул лаеклы ялда, аңа 71 яшь. Мәчеткә йөри, имамның ярдәмчесе. Әни гомере буе авылда кибетче булып эшләде. Ул да хәзер лаеклы ялда. Әни – һәрвакыт җырлап-көлеп, дөньяның ямен-тәмен күреп яши торган кеше. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Аның җырлаганын төшереп, еш кына социаль челтәргә куям.
– Мәктәптә нинди укучы идең?
– “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укыдым. Шуңа да карамастан, игезәгем миңа караганда яхшырак укыды. Аңа алгебра, геометрия, физика кебек фәннәр җиңел бирелде. Мин исә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты кебек гуманитар фәннәргә күбрәк тартылдым. Болай тәртибем начар булмады, тәртипсезләнеп йөрмәдем.
– Ни өчен моңа кадәр сәхнәдә күренмәдең?
– Рамил белән танышканда, миңа - 23, аңа 19 яшь иде. Ул вакытта КАИда (хәзерге КГТУ) икътисад юнәлеше буенча укыган чагым. Рамил ике институтта белем алды. Өйләнешкәч, фатир “снимать” итеп яшәдек. Рамил көндез укып, төнлә эшләде. Хезмәт хакы 8 мең сум иде. Минеке дә шул тирә булгандыр. Рамилнең эш хакын фатир өчен түләсәк, минем акчага яши идек. Кая инде ул вакытта сәхнәгә чыгу? Рамил вакыты булганда, банкетлар алып барды. Әмма ике җирдә укыгач, вакыты бик калмый иде. Аннары кызыбыз Әминәне таптым, өч елдан соң улыбыз Салават туды. Өйдә балалар тәрбияләдем. Аннан соң Рамил алып барган мәҗлесләрдә катнаша башладым, дуэт җырлар яздырдык.
– Бүген төп эшең бармы?
– Кечкенә генә хәләл бизнесым бар. Ул турыда беркемгә әйтмим һәм әйтәсем дә килми. Бу – хоббием. Челтәрле бизнес түгел.
– Рамил белән танышу тарихын беләбез. Ни сәбәпле Рамилне кабул итмичә, ялындырып йөрдең?
– Ялындырып йөрдем димәс идем. Беренче күрешүдән соң мин аңа: “Юк, чөнки син миннән 4 яшькә кечкенә”, – дидем. Мин алай күп егетләр белән йөрдем дип әйтә алмыйм, ләкин Рамилнең яшь булуы сәбәпле аның вакытын әрәм итәргә теләмәдем. Аның тәртипле, дини гаиләдән булуын белә идем. Рамил үзе дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алды. Көн дә артымнан йөргәч, үзенә каратты...
– Рамилдән өлкәнрәк булуың мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы?
– Без 12 ел бергә яшибез. Аның миннән кечерәк булуын бер генә минутка да искә алганыбыз юк. Гаилә бюджеты – Рамилдә, тормышны тулысынча ул алып бара. Мәктәпкә бәйле сорауларны да ул хәл итә. Мин Рамилнең сүзеннән чыкмыйм. Беренче көннәк үк үзен баш итеп куйды. Әлбәттә, сүземә колак сала, ләкин гаиләбез тулысынча Рамилнең кулында.
– Гомумән, яшь аермасына ничек карыйсың?
– Ир белән хатынның яшь аермасы 4-5 яшь булса, моның бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Ә инде хатын-кыз иреннән 10-15 яшькә өлкәнрәк булса, андый мөнәсәбәтләрдән куркыр идем.
– Рамил белән икегез дә намазда дип беләм...
– Мин инде өч ел биш вакыт намазда. Пандемия вакытында ай буе Ураза тотып, шул вакытта биш вакыт намазга бастым. Яшерен-батырын түгел, Рамил белән өйләнешкән елдан Ураза тотам, чөнки бу гамәл – фарыз дип кисәтү ясады. “Ун көн булса да тот”, – диде. Соңгы елларда тулысынча тота башладым. Иртәнге намазлар кайвакыт кала. Әмма банкетларда калдырмаска тырышам, яулыгым һәрвакыт янымда. Бу турыда якыннарым гына белә. Башкалар мактана дип уйлый күрмәсен. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшлим.
– Өйдә сирәк буласыз. Артист юлын сайлавыңа үкенмисеңме?
– Үземне артист дип санамыйм. Без – алып баручылар. Алып барган дәвердә дуэт җырларыбызны җырлыйбыз. Рамилне тәҗрибәле алып баручы дип саныйм. Мин аңа кияүгә чыкканчы ук ул шушы өлкәдә эшли иде. Безнең әле сольный концертлар куйганыбыз юк, куярга теләгем дә юк. Сәхнәгә чыгу теләге беркайчан да булмады, хәзер дә юк. Шулай да концертларда катнашабыз.
– Шушы еллар дәверендә сез алып барган иң истә калган мәҗлес турында сөйлә әле...
– Мәскәүдә һәм Нижгарда узган туйлар. Анда ким дигәндә, 200-300 кунак була. Иң мөһиме шул – алар барысы да татар җанлы. Нижгар мишәрләренең “стакан” дигән традициясе бар. Ягъни баянга кушылып җырлап утыру. Бездә баянга кушылып җырлау бетеп бара бит, мәҗлесне заманча оештырырга телиләр. Мәскәүдә һәм Нижгарда бәйрәм дәвамында олысы да, кечесе дә баянга кушылып җырлый. Яшьләр татарча сөйләшә белмәсә дә, җырның бер өлешен генә булса да, махсус өйрәнеп җырлый. Бу бик тә сокландыргыч һәм истә кала торган күренеш.
– Гаиләгездә кем тиз кызучан?
– Икебез дә. Ничек тиз кабынсак, шулай тиз сүнәбез. Ун минутлап әрләшәбез дә, бергә утырып чәй эчәбез яки берәр кая чыгып китәбез. Әрләшкәннән соң, сөйләшмичә торган юк. Берни булмагандай сөйләшә башлыйбыз.
– Депрессиягә бирелгән чакларың буламы?
– Кыен чаклар булса да, бирешмим. Депрессиягә бирелсәм, мине аннан кем чыгарачак, кем коткарачак? Бары тик үзем генә. Шуңа күрә төшенкелекккә бирелергә тырышмыйм. Мин ул яктан бик көчле хатын-кыз. Депрессиягә җиңәргә ирек бирмим. Авырлык килсә, өстәмә намаз, дини китаплар укыйм, тәсбих тартам, әни белән сөйләшеп алам.
– Үзеңдә ошамаган сыйфатлар бармы?
– Озак йоклау. Балаларны бакчага, мәктәптә, Рамилне эшкә озатам да, йоклыйм. Менә шул йокыны ничек тә җиңәсе иде. Бу ягым Рамилгә дә ошамый. Тагын бер начар ягым бар – кешене тиз кызганам. Бу – начар гадәт. Кешене белмәгән килеш кызганам да, аңа ярдәм итәргә телим. Аны тыңлыйм, булышам. Усаллык җитми. Рамил дә, апалар да бу сыйфатым өчен тирги.
– Балаларыгыз Әминә белән Салаватның нинди һөнәрләре бар?
– Рамил балаларны дингә тарта. Иртүк балалар бакчасына, мәктәптә барганда, догалар өйрәтә. Өйдә дә үзе артыннан балаларны намазга бастыра. Атнага ике тапкыр мәдрәсәгә йөриләр. Әминәбез инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Салават быел беренче сыйныфка укырга барачак, Аллаһы теләсә. Без аны мәдрәсәгә бирербез дип уйлыйм, Салаватның дин юлына кереп китүен телим. Артист ише һөнәрдә аны бөтенләй күрмим.
– Син нинди хуҗабикә?
– Үземне аш-су остасы дип әйтмәсәм дә, мин – әйбәт хуҗабикә. Өемдә һәрвакыт “первый” белән “второй” пешкән. Камыр ризыклары да пешерәм, пилмән дә ясыйм. Балалар да, ирем дә өй ризыгын яратып ашый. Атнасына бер булса да, бәлеш яки өчпочмак пешерәм. Бөтен ризыкны да пешерә беләм, чөнки мин – авыл кызы. Әни дә авылда ике көнгә бер камыр ризыгы пешерә.
– Диетада утырасыңмы, битеңә уколлар ясатасыңмы?
– Бер тапкыр да диетада утырганым, битемә укол ясатканым булмады. Бу әйбергә битараф мин. Аллаһы Тәгалә адәм затын ничек яраткан, шулай булырга тиеш. Ул үзен уколлар белән үзгәртергә тиеш түгел. Бизәнеп, ясанып, матур күлмәкләр киеп йөрергә мөмкин. Ә инде күкрәк ясату, иреннәр күпертү – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә биргән йөзне үзгәртергә ярамый. Бүген мин үземнән канәгать. Киләчәктә битемә җыерчыклар чыкса, елмаеп кына каршы алачакмын.
Автор: Эльвира Шакирова.
Чыганак: "Шәһри Казан".