«Бишенчесе дә булсын» – Азат Фазлыев шатлыгы белән уртаклашты

Афәрин! Булдыралар! 

"Татар-информ" архивы"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

Җырчы Азат Фазлыев социаль челтәрдә гаиләсе белән бергә төшкән видео куйган һәм шатлыгы белән уртаклашкан.

«Өч балабыз бар, Аллага шөкер! Хәзер дүртенчесен көтәм», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Азат Фазлыевның виртуаль дуслары бу хәбәрне шатланып кабул иткән. 

«Шәп яңалык», «Күз тимәсен», «Исән-сау күтәреп, исән-сау табарга язсын», «Алла биргәнен табарга язсын», «Молодцы, булдырасыз», «Бишенчесе дә булсын», – дип комментарийлар калдырган алар. 

 

Читайте нас