Моңлылардан моңлы сандугач

Инде өч дистә елдан артык ул тамашачыны үзләренең мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлары белән әсир итә Зәйнәб ФӘРХЕТДИНОВА. Аның җырларын, моңлы тавышын күпме тыңласаң да, туеп булмый. Һәр йөрәккә үтеп керә торган моңлы тавышны Ходай тик яхшыга омтылган, наз һәм мәхәббәт тулы җаннарга гына бирәдер ул. Әйткәндәй, яраткан җырчыбызның бүген – 17 августта матур юбилее. Шушы уңайдан Зәйнәб ханым белән бәйләнешкә  кереп, аңа берничә сорау бирдек.

Моңлылардан моңлы сандугачМоңлылардан моңлы сандугач
Моңлылардан моңлы сандугач

Юбилеегыз уңаеннан нинди чаралар планлаштырдыгыз?  Бер интервьюыгызда Сез бәлки турга чыгармын дигән идегез. Ул вакытта билгеле түгел иде. Ә хәзер ачыклык кердеме?

– Кайнар сәлам Башкортстанга. Әйе юбилей чаралар белән әлбәттә тур да булмый калмас. Ул көзләрдә башланыр. Ә бүгенге көндә мин Азнакай шәһәрендәге Ишкәев ял паркы дигән урында үземнең “Авыл көе” дип аталган фестивалемне уздырырга җыенып йөрим. Минем уемда бу конкурсны уздыру күптәннән туган иде. Менә ниһаять мин өлгердем һәм шушы туган көнемдә, башка бернинди чаралар уздырмыйча, менә шушы Зәйнәб-фестны үткәрәм. Ул беренче мәртәбә уздырылачак. “Авыл көе” дигән фестивальләребез юк.  Чынлап та авыл көйләренә нигезләнгән конкурс булачак. Рәхим итегез!

Башкортстанга да килеп чыгарсыз дигән теләктәбез. Көтәргәме Сезне?

– Башкортстанга әлбәттә мин декабрь аенда килермен дип торам. Уфаның үзендә һәм Башкортстанның берничә районында чыгыш ясармын. Гастрольләребез графигында Башкортстан бар, шуңа күрә концертларыма көтәм, очрашырга насыйп итсен.


Зөфәр абыйны да сәхнәдә яныгызда күрәсе килә.

– Зөфәр Билалов, сирәк кенә булса да, эшчәнлеген туктатмады, дәвам итә, бөтенләй сәхнәдән китмәде. Китәм дә димәде. Тукталып торган моментлары гына булды. Ул иҗат кешесе. Шушы ялкын аңарда беркайчан да сүнмәячәк. Аның белән чыгыш ясаган очракларыбыз күп, чөнки безне юбилейларга да дәшәләр, туйларга да чакыралар, төрле дәүләт чараларына да. Шуңа күрә безнең бергә чыгыш ясаган чакларыбыз бик күп. Мин инде тамашачыга төркемне башкачарак тәкъдим итәм. Безнең группада Акбулат (авт.: олы уллары), мин, һәм әлбәттә яшь җырчылар катнашкан очраклар була. Әйе, анда Зөфәр Билалов юк.

 
Элек гастрольләргә күп йөргәнсез. Шунда иң кызганыч һәм иң кызык булган хатирәләр белән уртаклашыгыз әле.

– 30 елдан артык гомердә әлбәттә гастрольләребез бик күп булды. Бер ноктага, бер районга, бер шәһәргә бер генә тапкыр бармадык. Бик күп тапкырлар барып, елга берничә тапкыр барып, җырларыбызны җиткереп тордык. Шушы дәвердә бик күп кызыклы мәлләр дә булды. Кызганычлары аның – я буран вакытында, я давыллы яңгыр вакытында барып җитмичә юлда утырып калган моментлар. Я карга батып, автобусны чыгара алмаган чаклар... Һәм авырган вакытлар. Искә төшерсәк, мин бик каты авырган вакытта Уфа тамашачысы өчен җырладым. Шунда халыкка бик каты авырганымны әйтмәдем. Интегә-интегә җырладым. Сигез концертның җидесендә тавышсыз җырладым. Әлбәттә, тамашачы аны сизде. Ул вакытта пневмония белән авырдым. Аны дәвалау өчен төп дару –  пенициллин антибиотигын  миңа концертлар беткәндә генә, җиденче көнгә генә таптылар. Аңа кадәр юк-бар, бернинди файдасы булмаган дарулар белән дәваландым. Гел тере тавышка җырлагач, фонограммам юк иде, тавышсыз җырларга туры килде. Сигезенче көндә генә тавышым ачылып китте, әмма соң иде инде. Тамашачылар ул вакытны, нигә алай булды икән дип,  исләрендә калдырганнардыр бәлки. Шундый чакта үзеңнең авыруыңны әйтергә кирәклеген мин соңрак аңладым. Шулай да тамашачыларым ачуланмаганнардыр дип өметләнәм. Менә шулай бик авыр хәлдә, температуралы килеш концертлар куеп йөргән чаклар булды.


- Популяр булгач, хейтерлар, һәрнәрсәдән яманлык кына эзли торган кешеләр белән очрашырга туры килә. аларга кигән кием, ясаган прическа, бию һ.б. ошамый. Андыйларның сүзләрен укыгач, ишеткәч, күңелгә пычраклык ягылган кебек була. Шулардан үзегезне ничек саклыйсыз? Ишетмәскә тырышасызмы, укымыйсызмы?

- Әлбәттә сүз иясе белән йөрми. Әллә нинди сүзләр була. Кеше бит үз тарафдарлары белән генә яшәми. Сине яратучылар, синең кебек карашта булучылар гына түгел янда. Дөнья шулай төзелгән: бар агы, бар карасы дигәндәй. Бар аның уңае, бар тискәресе. Бар сине яратканы, яратмаганы. Әлбәттә без – кешеләр бер-беребезгә ярап бетә алмыйбыз. Шулай да без бер-беребезгә карата сабыррак, түземлерәк, толерантлырак булырга тиешбез. Иһтирамлы, игътибарлы булырга тиешбез. Шул вакытта гына әйләнә-тирәдә барысы да үз урынында булачак. Моңарга омтылырга тырышырга кирәк.  Һәм моның өстендә эшләргә кирәк.

 Кайвакыт кеше көнләшеп тә “матур түгел,  начар” дип әйтергә мөмкин.  Көнләшү ул бер кешегә дә бернинди яхшылык алып килми. Көнләшергә ярамый. Әлбәттә бар яклап та камил була алмый. Ул бер эшне матур, төгәл итеп алып барырга тиеш. Шуңа күрә инде, мәсәлән, әгәр кеше сиңа ниндидер сүз җиткергән икән, ярар, аны әлбәттә кабул итәргә кирәк. Күңелгә авыр булса да... “Җиткерәләр” дибез бит инде. Бәлки ул сүз алай әйтелмәгәндер дә, сиңа җиткерүче кеше аңламаганга күрә шулай “җиткерергә” мөмкин. Моңа  үпкәләргә ярамый, үпкәләү – иң начары. Әгәр кешенең үпкәсе бар икән, аны бетерү өстендә эшләргә кирәк. Бу – минем киңәшем.  Башкага пычрак яккан  кешенең үзенең дә күңеле тыныч булмый. Шуңа күрә җиңелрәк, уңайрак карарга кирәк тормыштагы мондый хәлләргә. Без барыбыз да кешеләр, Аллаһы Тәгалә безгә бу тормышны биргән, без аны кимчелекләре белән дә, уңайлыклары белән дә кабул итәргә тиеш. Тискәре караш бары тик начарлыкка, караңгылыкка гына алып бара.


- Сезнең өчен иң абруйлы кеше? Авторитет дибез инде аны.

- Әлбәттә, балага үскән чакта андый кеше – әнидер.  Минем өчен дә иң абруйлы кеше әни булды. Безнең авылыбызда да бар иде хөрмәткә лаек, үрнәк ала торган кешеләр. Аларны үз күңелең белән күрә белергә кирәк. Чөнки дөнья кемнеңдер тәҗрибәсеннән чыгып төзелә, шуңардан үрнәк алып дәвам ителә. Бу – иң мөһиме. Беркемнән дә бернинди дә үрнәк алмыйча, карамыйча, сокланмыйча берничек тә эшне алып бара алмыйбыз. Безнең күзләребез, уйларыбыз беренче чиратта күркәм, күзгә бәрелеп торган эшләргә төшә.

Бүгенге көндә мин бик нык хөрмәткә лаеклы авторитет дип үзебезнең Президентыбызны әйтә алам. Мин аның чыгышларын, халык белән аралашуын, чит илләрдә үз-үзен тотышын карыйм, игътибар итәм. Сокландыргыч кеше дип әйтәсем килә. Исәнлек-саулык телим һәм әлбәттә безнең ил-йортыбызга уңышлар китерә торган эшләре, гамәлләре күбрәк булсын дип телим. Аның эшенә һәм җитәкчелегенә бик уңай карыйм. Бу инде сәясәткә кереп китү кебек тоелса да, минем бүген шулай дип әйтәсем килә. Минем өчен чынлап та үрнәк шәхес ул.


- Иң яраткан җырыгыз? Ул үзегезнеке булмаска да мөмкин.

- Халык җыры “Гөлҗамал”ны яратам. Аны мин төрле вакытта , төрле халәттә җырлап җибәрергә мөмкинмен. Шулай ук “Бичура” җырын яратам. Сагышлы җыр инде ул, спектакль өчен язылган. Төрле халәттә менә шушы җырларны сузып җибәрәм. “Гаепләмә” дигән җырны да бик яратып җырлыйм һәрвакыт.


- Кеше хыялларсыз яши алмый. Сезнең иң зур хыялыгыз нинди?

- Чынлап та, кешенең хыялы бетмәскә тиеш. Хыялсыз кеше  –  ул канатсыз кош дип халкыбыз бик белеп әйткән. Һәрвакыт хыялым бар минем, хыялсыз йөрмим, хәтта хыялыйланып куям. Хыялыйланып китеп хәтта шигырьләр, көйләр дә  язып куям шунда.  Баш тик тормый, нинди дә булса хыяллар белән янып яшим.

- Бер әңгәмәгездә Тибетка бару теләгегез барлыгын ишеттем. Тормышка ашыра алдыгызмы аны?

- Әйе, Тибет турында хыялланып йөрим. Барып, тауларыннан бер кат узып, күреп кайту – хыялым. Тормышка ашырып булыр микән? Каядыр бару мөмкинлекләре кысылды бит бүгенге көндә.


- Башкортстандагы фанатларыгызга теләкләрегез.

- Фанатлар булуы – бик әйбәт ул. Гомергә синең белән бара торган, сине яраткан, иҗатыңны яраткан тамашачы булу, аны табу – үзе бер бәхет. Фанатларга иҗат җимешләремнең бүгенге көндә күңелем таләп итә торганнарын  тәкъдим итеп торасым килә. Иҗатым тукталмый. Юбилейда иҗатымны сәхнәдә олылап күрсәтәсем килә. Чөнки мин – иҗат кешесе. Тамашачы белән, халык белән һәрвакыт аралашып, иҗатымны күрсәтеп яшәгәндә, фанатларым миңа көч бирә. Минем барасы юлымны, иҗатымны кызыксынып күзәтеп барудан тукталмасыннар иде. Авылдан чыккан гади генә бер кызның иҗатын шундый ук гади, җырны-моңны яраткан кешеләрнең кабул итеп, күтәреп алып фанатка әйләнүләре – ул инде бүгенге көндә зур бәхет.  Иҗатчы өчен бигрәк тә. Мин моны кадерлим, минем беркайчан да аларны онытканым юк. Концертларга килегез. Бергәләп аралашып, җырлашыйк. Сезне сөендерәсем килә.

Алдагы тормышта уңышларга ирешеп яшәргә язсын диясем килә. Исәнлек-саулык телим. Рәхмәт мәхәббәтегез өчен!

- Искиткеч моңлы тавышыгыз белән тамашачыларны сокландырып, җырлап яшәргә язсын. Моң, иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, уңышлар Сезгә, Зәйнәб ханым.

 

Зәйнәб ФӘРХЕТДИНОВАдан чия белән кура җиләге вареньесы рецепты: "Үзебездә үсә торган  кура җиләге белән чия вареньесы – иң тәмле вареньеларның берседер, мөгаен. Кура җиләген теләсә кайсы җиләккә кушсаң да, ул аларның тәмнәрен ачып җибәрә. Шулай булганда мин күбрәк яратам. Мәсәлән, кура җиләге белән карлыган (карагат). Я чия белән. Гадәттә берәр килограмм җиләкләргә 1 кг 200 г шикәр кушып бер 5 минут кайнатам да, аннан алып куеп торам. Шуннан  суынгач, тагын кайнатып алам. 2-3 тапкыр (җиләге нинди булуына карап инде анысы, әчеме-баллымы) кайнатам да алып куям".  

Моңлылардан моңлы сандугач
Моңлылардан моңлы сандугач
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас