+21 °С
Болытлы


Дуслар, сез Салават Фәтхетдиновның иң популяр җыры нинди дип уйлыйсыз? “Каен ауган”, “Әнкәмнең догалары”, Салкын чәй, “Соңрак син сагынырсың”?.. Җавап бирү авыр, шулай бит?
Бер мәҗлестә Салават Фәтхетдинов үзенең иң популяр җырлары турында:
“Банкетта, туйда, мәҗлестә, теләсә нинди чарада синең җырыңны “любой” исерек җырлый икән – иң популяр җырың шул була”, – дигән. Һәм ул,әлбәттә инде, бөтен кеше сүзләрен яттан белгән җыры – “Салкын чәй”не башкарган.
Салават әйтсә – әйтә инде ул!