

Русия җанатарлары Радуловны Русия җыелмасы, ЦСКА, ә башкортстанлылар “Салават Юлаев” аша яхшы хәтерли. Бездә нәкъ ул эшләнән чорда “Салават Юлаев” көчле командалар исемлегенә күтәрелде, ә хоккей республикада иң популяр уеннарның берсенә әйләнде дип әйтсәк, һич арттыру булмас.
Әле инде Радуловның НХЛда чыгыш ясаган «Даллас» командасы белән килешү тәмамланган. Ә “Ак Барс", хоккейчыны үзләренә “эләктерү” өчен алдан ук хәстәрен күргән. Югыйсә,һөҗүмче белән СКА, «Металлург» һәм безнең “Салават Юлаев” та кызыксынган, имеш.
Александр Казанга күченгәч, “Ак Барс” моның турында рәсми рәвештә хәбәр итте:
"Радулов - Русия хоккеенда иң “якты йолдыз”ларның берсе, ул оста һөҗүмче. Киләсе ике ел Радулов беләнэшләвебезгә без бик шат, – дигән клубның матбугат хезмәтендә “Ак Барс”ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин. – Ул - чын лидер, үз-үзен тотышы һәм харизмы белән эскәмияне дә, трибуналарны да тотып торачак. Аның осталыгы, тәҗрибәсе һәм энергиясе безнең команданы күтәрәчәк.