Бергә яши алмаслар, диләр

 Примадоннаны Мәскәү аэропортларының берсендә күргәннәр. Әмма ул ире Максим белән булмаган.

Бергә яши алмаслар, диләрБергә яши алмаслар, диләр
Бергә яши алмаслар, диләр

Журналист Феликс Грозданов моны болай дип аңлаткан: «Максимның җәйге концертлары башланды, ул төрле илләрдә гастрольләрдә йөри. Галкинга Алла өчен генә түгел, балаларын укыту өчен дә эшләргә кирәк. Мәскәүнең бер затлы мәктәбендә белем алалар, алар өчен 3 миллион тирәсе түлиләр. Аны каян аласың», – дигән журналист.

Ул Алла Пугачеваның пенсиясе 60 мең сум тирәсе икәнен дә әйткән. Галкинның хатыны белән кайтмау сәбәбе сәясәткә бәйле. Максим Галкин махсус операциягә каршы чыгыш ясаганнан соң алар Израильгә киттеләр.

Алла Пугачева үзе сәясәткә кагылышлы бер фикерен дә белдертмәде һәм тиздән Русиягә кайтачагын әйтте.

Феликс Грозданов фикеренчә, Алла Пугачеваның Русиядә халык җырчысы булып каласы килә, шуңа да ул сәясәткә кысылмый.  Шулай ук ул, киләчәктә бу гаилә бер-берсенә кунакка гына йөрешер, Галкин Израильдә калыр, Пугачева кайта-китә яшәр, ди.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас