

Таиландта яшәп иҗат итүче профессиональ музыкант, җырчы Рамил Медяровның исеме быел беренче тапкыр Таиландта үткән сабантуйдан соң ишетелә башлады. Бу бәйрәмдә башкарган җыры интернетта таралды һәм сәләтле артист җыр-моң сөюче татар-башкорт халкы арасында кызыксыну уятты.
Тумышы белән ул Бүздәк районы Әмир авылыннан.1980 еллар башында популярлык казанган “Дуслар” джаз-инструменталь ансамбле музыканты һәм солисты булып эшләгән.
БРның Мәдәният министрлыгы Уфаның төрле рестораннарында уйнаучы иң яхшы музыкантларны туплап, “Дуслар” дигән төркем оештырды. 1983 елда мин дә клавишник буларак әлеге төркемгә килеп кушылдым. Җитәкчесе итеп БРның халык артисты Марат Юлдыбаев билгеләнде. Бөтен башкорт артистлары һәм композиторлары өчен сыйфатлы җырлар яздыруны безнең төркемнең төп бурычы итеп куйдылар. Рәсми рәвештә филармониягә эшкә урнаштык. Эшләгән дәвердә 15тән артык пластинка яздырылды, аның өстенә үзебезнең 3 пластинканы дөньяга чыгара алдык. Танылган композиторлар Роберт Газизов, Рим Хәсәнов, җырчы Радик Гәрәев, Идрис Газиевлар белән эшләдек, - ди ул.
Әлеге төркем дәүләт карамагында эшләгән. Ә СССР таркалгач, Рамил әфәнде чит илгә күченеп китәргә карар иткән.
Радик Гәрәев белән эшләгән вакытта без бөтен дөнья буйлап чыгышлар ясап йөрдек. Джаз фестивале кысаларында Русияне аркылыга-буйга иңләдек. СССР таркалып, иҗат итү кыенлашкач, үзебезнең бөтен эшләребезне туплап, төрле илләргә җибәреп карадык. Таиландтан чакыру килде. Төркемдәшләремнең күбесе шул ук елны китте. Мин бер ел Айдар Галимов төркемендә солист булып эшләдем дә, алар артыннан юл алдым.
Чанг утравында яшәгән вакытта минем шәхси бизнесым - рестораным бар иде. Аны ябарга һәм Пхукетка күченергә туры килде. Бүгенге көндә музыка бердәнбер керем чыганагым. Вакытымның күп өлешен аранжировкалар ясауга багышлыйм. Интернет аша Украина, Белоруссия һәм Русиядәге сайтлар белән хезмәттәшлек итәм. Аранжировкаларга заказларны алар миңа юллый. Араларында еш кына татарча җырлар да очрый. Менә шулай итеп Таиландта яшәп ятам һәм татарча аранжировкалар ясыйм. Ә башкаручысы әлеге җырны кем эшкәрткәнен, әлбәттә инде белми.
Инглиз, рус, татар телләрендә җырлыйм. «Одесса» дигән рус ресторанында русча җырлар башкарам. Икенче бер ресторанда рояль артына утырам да, ирекле джаз уйныйм.
Биредә русиялеләр күп. Унлап татар гаиләсе яшәгәнен беләм. Бездә дөньялар тыныч. Сәясәт турында сөйләшүче кеше юк, шулай кабул ителгән. Матур яшибез, эшлибез, барлык милләт вәкилләре белән дә тигез аралашабыз, - ди Рамил Медяров.
Чыганак: Интертат