“Җиңел юл булмасын белә идем”

   Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы Илнур Коләхмәтов - безнең якташыбыз, ул Учалы районы егете.

“Җиңел юл булмасын белә идем”“Җиңел юл булмасын белә идем”
“Җиңел юл булмасын белә идем”

   Илсөя Бәдретдинованың концертларын караганда бәлки сез дә исәпкә аласыздыр, ул яраткан коллективы турында еш сөйли, һәркайсы белән якыннан таныштыра. Илнур Коләхмәтов исемле егет безнең якташыбыз, Учалы районыннан булуын белдек.

   Бик сәләтле егет. Тавышы матур, Илсөя белән берничә дуэт та башкаралар, төрле уен коралларында оста итеп уйнавы, үзенчәлекле җырлавы белән дә аерылып тора.

   Илнур тумышы белән Кәрим авылыннан. Алар гаиләдә ике бала үскәннәр,апасы Рузилә исемле,  әтисе – Ильяс, тимер юлында “РЖД”да эшли, әнисе – Рәзифә – Учалыда хастаханә хезмәткәре.Уфада укыганда төрле музыка уен кораллары дәресләренә йөрергә ярата идем. Белгечлегем кларнет булса, өстәмә уен коралы фортепиано булды. Ә инде этник уен коралларына үзем теләп йөри идем. Думбра, курай, кубызда уйныйм, төрле конкурсларда катнаштым, - ди Илнур.

   Егет Уфада гимназияне тамамлагач, югары уку йортында укырга дип Казанга килгән. Нәфис сүз, жыр, бию, төрле уен коралларында уйнап имтихан үткәннән соң, Салават Фәтхетдинов үзенең концерт программасында чыгыш ясарга тәкъдим иткән, җәй бер айга аның концертларында катнашкан. Бер ел Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамблендә эшләгән. Биш ел Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләгән. Аларга бик зур рәхмәтлемен! Коллективта тәҗрибә тупладым, миңа үзеңне сәхнәдә тотарга, бию, җыр, төрле уен коралларында уйнарга, үсәргә ярдәм иттеләр, - ди Илнур. Ә Илсөя Бәдретдинова төркеменә ничек эләгүе турында җырчы болай ди:

– Без “заочно” таныш идек, әмма күрешкән генә булмады. Илсөя апа миңа болай диде: “Монда бернинди кыйбатлы кунакханәләр булмаячак. Токмач ашап, идәндә йоклый торган вакытлар була, озын юллар үтәргә туры килә. Көн саен концерт куярга, атналар буе гастрольләрдә йөрергә син ризамы?” Алга таба эшләргә, үсәргә, “комфорт зонасыннан” чыгарга кирәк дип үземә сүз бирдем. Аллаһка шөкер, бергә эшли башладык, һәм һич кенә дә үкенмим, - ди якташыбыз.

Чыганак:  Шәһри Казан

Читайте нас