

Кемгә, кемгә, ә менә артистларга ышанучан безнең халык. Төрле сүзләр сөйли алар сөйләвен, әмма бу юлы Салават Миннехановның сүзләренә колак салсак урынлы булыр.
Ул социаль челтәрләрдә ни өчен мәрхүмнәрнең кабер ташына фотосурәт куярга ярамавын аңлата.
“Кыямәт көнен мәрхүмнәр каберләрендә көтә. Әмма алар өчен күпме генә дога, Гомрә, Хаҗ кылмыйк, мәрхүмнең кабер ташында фотосурәт бар икән, догалар барып җитмәскә мөмкин. Чөнки сурәт булган урынга фәрештәләр килми.
Әлбәттә, кабер ташларына фотосурәт куйган кешеләр минем белән килешмәскә мөмкин, чөнки алар өчен күп акчалар сарыф ителгән. Әмма якыннарыгызның якты, иркен, җылы кабердә ятуларын, аларның гөнаһлары кичерелүен теләсәгез, кабер ташларыннан фотоларны алып ташлагыз. Якыннарыгыз өчен доганы елы җиткәндә генә түгел, көн саен кылыгыз. Ышаныгыз, алар бездән дога өмет итә”, - ди ул.