

Күптән түгел җырчы Айгөл Бариева зур югалту кичерде. Аның сөекле ире Линар Юсипов вафат булды. Исән чагында ул “ВКонтакте” битенә фәлсәфи пост урнаштырган булган. Ыгы-зыгылы, көндәлек мәшәкатьләргә тулы тормышта бер азга гына булса да тукталып, уйланып алырлык сүзләр язып калдырган ул.
«Бу дөньядан минут саен кем дә булса китә. Үзебез белмәсәк тә, без ул чиратка бастык инде. Алдыбызда ничә кеше булуын без беркайчан да белмәячәкбез. Бу чиратның ахырына да барып баса алмыйбыз. Әлеге чираттан кача да алмыйбыз. Шуңа күрә бу чиратта торганда без тормышның матур мизгелләрен күбрәк күрергә, вакытның кадерен белергә, башкаларны хөрмәт итәргә, яратырга, гафу итәргә, үзгәрешләр кертергә, якыннарыбызның аларны ничек яратуыбызны белүләренә инанырга тиешбез», – дип язган.
Әлеге сүзләрне укыгыз да телефон аша булса да кадерле кешеләрегезгә йөрәк сүзләрегезне юллагыз. Ә алар яныгызда икән, чыгыгыз интернеттан! Якыннарыгызны кочып алыгыз һәм биш минут кына булса да бергә чынбарлыкта яшәгез!