

Алып баручы Иван Ургантның әтисе Андрей Ургант улының Русиядә карьерасын арытаба дәвам итәчәкме-юкмы дигән сорауга җавап бирде.
“Ул Русия гражданины, ул рус кешесе, ул ватанын ярата һәм карьерасын бары тик монда дәвам итәргә ниятли, ул эшен туктатмады да”, – ди Иван Ургантның әтисе. Ул шулай ук “Вечерний Ургант” тапшыруының алып баручыга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылуын да өстәде.
Шул ук вакытта шоуменның әтисе Ургантны чит илгә отпускка барганы өчен тәнкыйтьләүче танылган кешеләрне дә гаепләп чыкты. “Коллегалары һәм дошманнарының Ургантка яккан яланы һәм пычракны үлчәп бетерерлек түгел”, – дип зарланды Андрей Ургант.
Чыганак: lenta.ru