Барлык яңалыклар

Юрий Шатуновның соңгы җыры чыкты

Аның җырлары һәрчак күңелдә...

23 июньдә вафат булган Юрий Шатуновның соңгы җырына клибы чыккан. 

YouTube каналында чыккан «Каждому свое» клибы артистны җирләгәч, икенче көнне барлыкка килгән.

«Ласковый май» төркеме солисты, Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туган Юрий Шатунов 48 яшендә үлде. Аның белән ачык хушлашу 26 июньдә булды. Мәрхүмнең көленең бер өлешен Мәскәүдә Троекуров зиратында, икенче өлешен туганнары яши торган Германиядә җирлиләр, диелә  матбугат чаралары хәбәрләрендә.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: