"Аякларыңны юам, җаным!"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юа икән.

"Аякларыңны юам, җаным!""Аякларыңны юам, җаным!"
"Аякларыңны юам, җаным!"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юа икән.

Әлеге серен интернет киңлекләренә ул үзе таратты. Иренең туган көнендә.

«Сиңа бүген – 43!

Синең искиткеч эшең бар. Дөрес, син аңа кайвакыт баш-аягың белән кереп чумасың, ләкин син эшләргә яратасың һәм башкача яши белмисең.

Синең ярдәмгә килергә әзер торган, һәрвакыт шат, искиткеч дусларың бар.

Сине яратучы һәм хөрмәт итүче искиткеч туганнарың бар.

Синең уңышларың белән горурланырлык искиткеч балаларың бар.

Синең шундый ул тәрбияләп үстерү өчен барлык көчен куйган искиткеч әти-әниең бар.

Һәм ахыр чиктә, сиңа көн саен аяк ванналары һәм табаныңа массаж ясаучы искиткеч хатының бар. (Соңгысы турында мин азрак арттырдым, әлбәттә. Бүген бит синең көнең. Шушы видеоны карап булса да, үзеңне патша итеп хис ит).

Мин сиңа бары тик бер генә теләк телим - үзеңне сакла.

Мин сине бик яратам. Барлык хыялларың чынга ашсын!

Туган көнең белән, җаным», – дип язды ул.

Чын ярату һәм чиксез хөрмәт билгесе шул микән? Әллә...

"Аякларыңны юам, җаным!"
"Аякларыңны юам, җаным!"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас