Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинга: "Молодец син!"

Татарстанның ТМТВ премиясен тапшыру 15 июньдә Уфада үтте. 

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы алдыннан Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинның иҗатын ошатуын белдерде.

Илнат «без вариантов» эшли. Үз-үзең булып, эшчәнлегеңне алып баруың миңа бик ошый. Чынлап та молодец син. Айдар абый кебек, Радик кебек, минем кебек үзеңнең юлыңны алып барасың. Миңа чынлап та синең иҗатың ошый. Алла Боерса, юлың озын булсын, бәхетле булсын. Шулай үргә менәргә дә менәргә.

Бер концерттан соң Айдар абыйның сүзе истә калды. Мин ул вакытта Татарстанга чыкмаган идем дә әле. Сөйләшеп утырабыз. Айдар абый әйтә: «Әнвәр, күтәрелүе җиңел, менә шуны тотып калырга һәм төшәргә дә әзер булырга кирәк», – ди. Мин бу сүзләрне мәңгегә истә калдырдым. Төшүе авыррак. Шуңа өскә менәргә дә менәргә сиңа. Әле яшь син, юлың ачык булсын, – дип ул Илнатка уңышлар теләде.

Бу хакта тулырак: "Интертат"

Читайте нас