“Күптән кирәк иде!”

 Азат Абитовның иҗатын сөючеләр бу хәбәрне нәкъ шулай каршы алды.

“Күптән кирәк иде!”“Күптән кирәк иде!”
“Күптән кирәк иде!”

 Азат Абитовның иҗатын сөючеләр бу хәбәрне нәкъ шулай каршы алды.

Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән.

“Мин хәзер игълан итәргә җыенган мәгълүматны күпләр ишетте бугай. Шулай да аны рәсми рәвештә игълан итәргә кирәк дип саныйм, чөнки минем өчен бу бик зур вакыйга.  Ваһапов фонды белән контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң, Ваһапов фонды лейблыннан киттем. “Киттем” дигән сүз дөрес түгел, мин анда юк. Хәзер ирекле артист мин һәм, русча әйткәндә, “сам себя представляю”.  

Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр исән-сау гына эшләп чыктык. Фонд белән дә, Рифат Әхмәтович белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә яхшы мөнәсәбәтләрдә эшләрбез дә, яшәрбез дә, дип ышанып калам”, - дип язды җырчы.

Әфарин, котлыйбыз!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас