“Трактор арбасында да йөрергә туры килде”

Татар эстрадасының танылган артисты Люция Мусина трактор белщн кая барган?

“Трактор арбасында да йөрергә туры килде”“Трактор арбасында да йөрергә туры килде”
“Трактор арбасында да йөрергә туры килде”

Татар эстрадасының танылган артисты Люция Мусина белән әңгәмәдән өзек.

Люция, син 25 ел сәхнәдә. Ни өчен әлегә кадәр “Татарстанның атказанган артисты” исемең юк?

– Тәүге тапкыр зур сәхнәгә Габделфәт Сафин концертларында чыктым. Инде шактый тәҗрибә җыелды. Бервакыт миңа “исем” алырга тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин ул чакта үземне андый исемгә лаеклы дип тапмадым. Элек бит бу исемне йөрткән артистлар бик дәрәҗәле иде. Хәзер инде өлгердем дә кебек, әмма тәкъдим итүче генә юк (көлә).

– Сәхнә белән бәйле нинди кызык хәлләр булганы бар?

– Андый хәлләр күп булды. Трактор арбасына да утырып йөрергә туры килде. Авыл клубларында ут сүнеп, гармунга кушылып җырлаган чаклар да булды. Без, гомумән, фонограммага җырламыйбыз. Тере тавышка җырлау – үзе бер рәхәтлек бит ул.  Җырлаганда җыр сүзләрен оныткан вакытлар да булды. Әмма тамашачы гафу итә, киресенчә, күтәреп ала иде. Бервакыт концертка күлмәгемне алып барырга оныттым. Төркемдә эшләүче кызыбызның күлмәген киеп чыккан идем.

– Ә үзең бүген нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Яңа җырлар яздырам. Җырлар бер-берсенә охшаш булмасын өчен аранжировкаларны төрле кешедә ясатырга тырышам.

 

Чыганак:shahrikazan.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас