

Айдар Галимов белән яшь җырчы Лейнаның яңа дуэтлары барлыкка килгән. Җыр “Уклы йөрәк” дип атала. Ул үсмер вакытта кабынган мәхәббәт һәм мәктәп белән саубуллашу турында. Авторлары – Эльвира Әхмәтова белән популяр композитор һәм җырчы Гүзәлия. Бу җырны Айдар Галимов “Вконтакте” социаль челтәрендәге битендә урнаштырган.
“Мәктәп елларын сагынып искә алыйк, беренче мәхәббәтләрне хәтергә төшерик әле бер. Исегездәме? – дип сораган җырчы тамашачыларыннан. – Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын исән-сау тапшырып чыгып, тормышта үз юлларын тапсыннар, – дип. ул изге теләкләрен дә җиткергән.
Язылучылары: “Айдар, син бик күп яшь һәм сәләтле егет-кызларга олы сәхнәләргә менәргә ярдәм иттең, аларга юл күрсәттең. Афәрин!”, “Айдар кем белән жырласа да, матур дуэт килеп чыга”, – дигән мактау сүзләрен җиткергәннәр.