Фирдүс Тямаевны бер хатын күтәреп йөргән

Соңгы арада артистлар ничек "танылырга" белми, ахры...

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Татар эстрадасының иң көчле энергетикалы һәм шуның белән тамашачыларны җилкендерүче автор-башкаручы Фирдүс Тямаев социаль челтәрендә бер видео куйган һәм «Минем Сабантуйларым башланды», - дип язган.

Видеода күренгәнчә, мәйданга җыелган халык каршында җырчыны шактый гәүдәле хатын аркасына атландырып күтәреп йөри.

«Мин шулкадәр җиңелмени? Әйдәгез, мин сезне күтәрәм», – дип тәкъдим итә җырчы.

Артист «ирдәүкә» ханымны күтәрә, әмма авырга туры килүе күренә.

Бу хәл Башкортстанның Дүртөйле районында булды, дип язган видеоны караучы.

Социаль челтәрдә «яшәүчеләр» кызык табып, көлгәннәрен смайликлар җибәреп белдерсә, бер төркем җырчы өчен нык борчылган.

«Операциядән соң шулай күтәрергә ярыймы инде», «Халыкка кызык булыр инде ул, үзегезне сакларга кирәк», «Билсез каласың инде», «Көчең җитә дип авыр күтәрмә, юньлегә илтми» кебек комментарийлар калдырган алар, - дип яза "Интертат". 

Әй, шушы артистлар! Мөгез чыгарырга гына торалар. Ир-ат була торып, хатын-кыздан үзеңне күтәрттерерсеңме? Башыма сыймый бу хәл...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас