Киркоровның концертларына каршы чыкканнар

Ни өчен?

proconcert.ruproconcert.ru
Фото:proconcert.ru

Мөселманнар властьлардан Кавказның бар территориясендә 55 яшьлек Филипп Киркоровның чыгышларын тыюны таләп иткән.

Мөселман дөньясы таләпләренең сәбәбе – поп-артистның Кремль сараендагы чыгышы. Анда Киркоров “Мария Магдалена” җырын башкарганда сәхнәдә урнаштырылган  декоратив тәрегә басып йөргән.

“Йортыбыз – Грозный” хәрәкәте лидеры Сайпуддин Гучиго мондый чыгышны “христианнар символын” мәсхәрәләү дип атаган. “Безне дингә ышанучылар тойгыларын мыскыл итү факты ярсыта. Филипп Киркоров кына түгел, башкалар да шулай эшли. Шоу-бизнеста бу гадәти хәлгә әверелде”, – ди Гучиго.

Ул шулай ук башка мөселманнар белән бергә губернаторга һәм Ставрополье краеның Мәдәният министрлыгына артистның башкача Кавказда концертларын булдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итүен өсти.

“Йортыбыз – Грозный” хәрәкәте лидеры сүзләренчә, бу төбәктә христианнар тойгыларын яклауның сәбәбен дә атады. Хәтерегездә булса, Мөхәммәт Пәйгамбәргә карикатура ясаганда, православие җәмгыяте вәкилләре, ислам диненә нигез салучыдан көлүгә каршы берләшеп,   мөселманнарны яклап чыккан иде.

Диндәгеләр шикаятьләре буенча Киркоровның 19 июньдә Пятигорскида үтәргә  тиешле концерты булмый диделәр.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас