

30 майда Тәтешле районында легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды.
Бу чара очраклы түгел, чөнки 27 май - җырчының туган көне. Аңа 62 яшь тулган булыр иде. Моңлы сандугачыбызның арабыздан киткәненә 5 ел. Һәйкәл ачылу истәлекле вакыйгага әверелде – бу урынга тамашачылары, якыннары һәм дуслары җыелды.
Шулай ук, гәзитнең үткән санында хәбәр итүебезчә, бу көнне җырчының туган ягында “Онытылыр димә...” дип аталган беренче халыкара башкорт һәм татар җыры конкурсы да узды. Бәйгене Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Тәтешлерайоны хакимияте, Хәния Фәрхи исемендәге концерт агентлыгы оештырган.