Хыяллар тормышка ашсын

Башкорт халык җырларын оста башкаручы уникаль тавыш иясе ул. Репертуарында башкорт халык һәм эстрада җырларыннан тыш, башка телләрдәге классик һәм заман әсәрләре дә бар. Сүзебез "Башкортстан" дәүләт концерт залы җырчысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты Марсель Котыев турында.

Хыяллар тормышка ашсынХыяллар тормышка ашсын
Хыяллар тормышка ашсын

Башкорт халык җырларын оста башкаручы уникаль тавыш иясе ул. Репертуарында башкорт халык һәм эстрада җырларыннан тыш, башка телләрдәге классик һәм заман әсәрләре дә бар. Сүзебез "Башкортстан" дәүләт концерт залы җырчысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты Марсель Котыев турында.

Марсель Мазһар улы Баймак районының Буранбай авылында туган. Бала чактан сәхнәгә гашыйк, үсмер вакытыннан үк төрле дәрәҗәдәге вокал конкурсларында чыгыш ясап, җиңүләр яулаган.

Кабатланмас тавышлы моң иясе ул, “Гәлсәр сандугач”, “Башкорт җыры” телевизион фетивальләрендә, “Урал моңы" халыкара төрки яшьләренең конкурс-фестивале һәм башка бик күп халыкара музыка фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясый һәм призлы урыннар яулый.

-Марсель, син халыкка Башкорт дәүләт филармониясе солисты буларак танылдың, хәзер иҗатыңны "Башкортстан" концерт залында дәвам итәсең...

 – Әйе, ике ел булды монда эшли башлаганыма. Әлеге вакытта бик мәшәкатьле чор – сезонны ябу тантанасына әзерләнәбез, ул бүген, 27 майда була.

- Ә сезон ябылгач, ямьле җәйләдә иҗади планнар нинди? Җәйгә минем планнар бик зур. Тиздән сабантуйлар башлана. Районнарга чакырдылар, концертлар куячакбыз. Һәм инде быел минем профессиональ сәхнәгә аяк басуыма 20 ел булды, шул уңайдан ноябрьдә сольный концертымны үткәрергә торам. Җәй шуңа ныклап әзерләнәчәкбез.  Көз айларында концертым белән зур шәһәрләргә чыгарга иде исәп.

- Үз концертыңны оештыру һәр артистның зур хыялыдыр ул, әлбәттә...

– Тагын бер хыялым бар - симфония оркестрымны булдырасым килә. Бәләкәй генә булса да коллектив туплар идем. Репертуарымда, эстрададан тыш, башкорт, татар, рус, итальян телләрендә классик җырлар да бар. Халык күңеленә хуш килерлек әсәрләр тупланган.  Ә аларны оркестр белән башкару тагын да уңышлырак һәм матуррак килеп чыгар иде. Барлык әсәрләремне бергә җыеп, сольный концертымда тамашачыларыма ишеттереп шатландырырмын дип уйлыйм. 20 еллык иҗатыма йомгак ясап, шундый уй-хыяллар, максатлар белән янып йөргән мәлем. Дөньялар тыныч булып, коронавирус һәм башка  чирләр безгә кабат килмәсен иде дигән теләктә калам, ә исәнлек булса, хыялларны тормышка ашыру берни тормый ул!

-Матур уй-максатларың тормышка ашсын!

-Рәхмәт!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас