Барлык яңалыклар

Студент вакытларыннан ук танышлар

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов белән Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтов шушы көннәрдә ут күршебез Татарстан республикасында гастрольдә булдылар.

Студент вакытларыннан ук танышлар
Студент вакытларыннан ук танышлар

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов белән Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтов шушы көннәрдә ут күршебез Татарстан республикасында гастрольдә булдылар.

Алар иҗатташлар гына түгел, дуслар буларак та бергә эшлиләр, бергә бик матур концертлар куеп йөриләр. Ризван абый тамашачыларын тормышчан, мәгънәле һәм моңлы җырлары белән әсир итсә, җор сүзле Вәлит абый халыкны кабатланмас мәзәкләре белән көлдереп кәефләрен күтәрә. Уртак иҗатлары турында Вәлит абый:

“Ризван Хәкимов белән без яшьтән үк таныш. Аның белән бергә Башкорт дәүләт университетында бер факультетта бер төркемдә укыдык, бер парта артында утырдык. Ул - минем яшьлек дустым. Аннары мин аспирантурада калдым, Ризван укып бетереп чыгып китте. Без студент вакытларда ук аның белән бергә җырлар иҗат итә башладык. Минем шигырьләремә язылган аның берничә җыры шул вакытта туды, иң тәүге җырлар – “Бергә булыгыз”, “Уф, сагындым, иркәм”. Соңгы вакытта да аның белән язган җырлар күп. Һәрвакыт аралашып торабыз.

Мин үз юлым белән киттем –эстрадага, Башкорт дәүләт филармониясендә “Кызык белән Мәзәк” театрында эшләдем. Башка композиторлар белән дә иҗатташлык иттем. Әле инде Ризван белән юлларыбыз бергә үрелде. Халыкка иҗатыбыз якын булып, тамашачыларыбыз безне көтеп тора икән, димәк, без әле бергә эшлибез”, –ди.

Студент вакытларыннан ук танышлар
Студент вакытларыннан ук танышлар
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: