Барлык яңалыклар

“Көн дә майонез ала иде”

Эльмира Сөләймановадан мәхәббәт тарихы.

shahrikazan.ru “Көн дә майонез ала иде”
“Көн дә майонез ала иде”Фото:shahrikazan.ru

Эльмира Сөләйманованы халык  гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата. Җырларын да чын күңеленнән башкара ул. Шуңадырмы, җырлары уйландыра, хисләргә чумдыра һәм бер генә кешене дә битараф калдырмый.

Җырчы белән тормыш иптәше Дмитрий ике ул үстерәләр. Үзе сөйләве буенча, гаилә тормышы белән ул бик бәхетле, ире дә акыллы, ярдәмчел һәм аңлый белә торган кеше. Егет белән кыз булып очрашып йөргән һәм өйләнешкән елларын искә алып ул болай дип сөйли:

– Булачак ирем белән кибеттә эшләгән елларымда таныштым. Көн дә 16.30 сәгатьтә эштән кайтышлый бер егет ярты ак ипи белән “Ряба” майонезы сатып ала иде. “Ул майонезны бер көн эчендә ничек ашап бетерә икән?” – дип аптырый идем. Ялгыз икәне аңлашыла иде, чөнки ул йә әнисе белән, йә берүзе генә керә иде. Озак ошатып йөрдем үзен. Дус кызым аның дусты белән оч­раша иде. Миңа ошаганны белгәч, таныштырды. Рус милләтеннән булып чык­ты, исеме Дмитрий.

 Булачак кияүнең рус икәнен белгәч, әни артык шатланмады. Әмма никах укыткач, тынычланды. Гаилә корганда, миңа – 20, ә аңа 21 яшь иде. Әлбәттә, яшь чакта аны-моны уйламыйсың бит. Бар нәрсәгә дә җиңел карыйсың. Менә хәзер бераз авырлыклар туа: иремнең пасхасы икән, минем ураза... Аларга бу көнне эшләргә ярамый икән... Тегеләй икән, болай икән... Әмма мин каршы килмим. Өйдә тәреләр эленеп тормый, ә минем «Бисмилла» мин күрә торган җирдә генә. Чукынып та ятмыйбыз, «Бисмилла» да укымыйбыз, әмма бер-беребезнең динен хөрмәт итәбез. Алдан ук шулай сөйләшенде.

Күп майонез ашый торган иремне ул гадәтеннән биздердем, чәенә дүрт кашык шикәр сала иде, хәзер бөтенләй шикәрсез чәй эчә. Менә шундый мәхәббәт тарихы.

Чыганак: Шәһри Казан

Читайте нас: