Барлык яңалыклар

Мәңгелек мәхәббәт хакында

Популяр «Бүреләр» рок төркеменең яңа җыентыгы дөнья күргән.

Мәңгелек мәхәббәт хакында
Мәңгелек мәхәббәт хакында

Шушы көннәрдә популяр «Бүреләр» башкорт рок төркеменең яңа җыентыгы дөнья күргән. Ул «Мәңгелек мәхәббәт» дип атала.

Альбомга дүрт яңа җыр өстәлгән. Төркемнең солисты Илшат Абдуллин бу хакта:

- Дүртесе дә лирик җырлар. "Усал" гитара урынына матур аранжировкалы көйләр, кыю һәм туры сүзле текст урынына эчке кичерешләр... Гитарада "боевик"лар уйнауны да онытмыйбыз. Концертта «Бурелар»нең барлык җырларын да ишетергә була. Килегез, бергәләп җырларбыз, - дип чакыра ул тамашачыларын.

«Бүреләр» рок төркеме 2000 нче еллар уртасында барлыкка килгән. Бу вакыт эчендә төркемнең ике соло альбом чыккан.

«Бүре — башкорт халкының символы, рух, азатлык. Шунлыктан, төркемгә „Бүреләр“ дип исем бирдек», — ди төркемнең лидеры.

"Бүреләр" күп кенә фестивальләрдә, шул исәптән халыкара фестивальләрдә катнашкан, Татарстанның рок төркемнәре белән хезмәттәшлек итеп симфоник оркестр белән зур уртак проект оештырганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: