Барлык яңалыклар

Алишер Усманов белән Ирина Винер нигә аерылыша?

Кем белә?

Алишер Усманов белән Ирина Винер нигә аерылыша?
Алишер Усманов белән Ирина Винер нигә аерылыша?

Байлар да аерылыша, ярлылар да, җәмәгать. Һәркемнең үз сәбәбе. Кемдер  акчасызлыкка, мохтаҗлыкка чыдамый, кемдер киресенчә, акча күплеген күтәрә алмый.

  Менә Русиянең иң бай кешеләренең берсе, эшкуар Алишер Усманов та хатыны – Русия җыелма командасының баш тренеры Ирина Винер белән аерылышырга булган. Башкалардан аермалы буларак, болар аерылышу сәбәбен әлегә әйтмиләр. Бәлки, өлкән яшьтә булгач, әдәп саклыйлардыр. Ни дисәң дә, Алишерга -  68, Ирина ханымга 73 яшь тулып киткән икән инде.

Гаилә пары 1992 елда өйләнешкән. Уртак балалары юк. Судка гариза бирелгән. Соңгы карарны кабул итү өчен ир белән хатынга ике атна вакыт биргәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: