Барлык яңалыклар

Әнвәр кастинг игълан иткән

Барып карыйсызмы?

Әнвәр кастинг игълан иткән
Әнвәр кастинг игълан иткән

Ике еллап коронавирус пандемиясендә “утырып” чыккач, җырчылар янә тулы куәттә эшли башладылар.  Яңа сезонда тулы заллы концертлар үткәрәләр, озайлы гастрольләргә чыгалар, коллективларына кешеләр туплыйлар. Әле яңарак Илсөя Бәдретдинова төркеменә скрипкачы, трубада һәм саксафонда уйнаучы, барабанчы, тромбонист, мультиинструменталист кирәк дип язган иде. Әле исә Әнвәр Нургалиев та студиясе талантлы музыкантлар, биючеләр, мультиинструменталистларга кастинг игълан иткән.

“Яңа сезонга – яңа сулыш. Үз сәләтләрен күрсәтергә һәм сәхнәдә балкырга теләүчеләрне эзлим”, – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Тамашачылары игътибарсыз калдырмаган, күпләре шаяру катыш җавап биргән: “Мине алсагыз, концертларда аншлаг булачак”, – дигән “Матурова” буларак танылган блогер. “Командагызга мине алыгыз әле. Ярдәмчегез булыр идем. Кәефегезне күтәрермен, кофе алып килермен”, - дип шаярткан икенче язылучысы.

Яраткан җырчылары янында янәшә булырга әзер кешеләр күп, тик алар буш вакансияләргә генә туры килми.

Читайте нас: