Барлык яңалыклар

ИлСаф Мирзаяновлар концерты турында: «Әйтмичә булдыра алмадым!»

"Мин артистларны, коллегалаларымны яманлаганым да, артык мактаганым да юк... Бу очракта әйтмичә булдыра алмадым!" - дип башлаган сүзен ИлСаф. 

intertat.tatar ИлСаф Мирзаяновлар концерты турында: «Әйтмичә булдыра алмадым!»
ИлСаф Мирзаяновлар концерты турында: «Әйтмичә булдыра алмадым!» Фото:intertat.tatar

Җырчы ИлСаф Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертыннан соң туган хис-кичерешләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

«Мин артистларны, коллегалаларымны яманлаганым да, артык мактаганым да юк... Бу очракта әйтмичә булдыра алмадым!

Искиткеч матур, эчтәлекле, зәвыклы концертта булып кайттым. Алмазның тирән эчтәлекле шигырьләре, акыллы, мәгънәле мәзәкләре белән тамаша алып барганын, Зөлфирәнең моңлы тавышлы, искиткеч диапазонлы җырчы икәнен белә идем. Ләкин барып карагач, тагын бер кат инандым. Сокланып карап утырдым, сөбеханалла!

Кылану юк, икейөзлелек юк, пафос юк... Зәвыклы, мәдәниятле, югары сыйфатлы программа. Сүз уңаеннан, халыкны билдән түбән юмор һәм исерек сөйләмичә дә көлдереп була икән.

Уңышлар телим дусларыма. Киләчәгегез өметле, Алла теләсә!

Мине халык алдына күтәреп, чакырып җырлату көтелмәгән хәл булды, әлбәттә. Ләкин матур килеп чыкты», – дип язган җырчы.

«Минем иң яраткан җырчыларымның берсе сез, ИлСаф әфәнде», «Сез үзегез дә зәвыклы, мәдәниятле халык артисты», – дип комментарийлар калдырган аңа виртуаль дуслары.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: