Барлык яңалыклар

Гордон бишенчегә өйләнгән

Алтмышка җитеп килсә дә, 20 яшьлек кызны карата алган. 

Гордон бишенчегә өйләнгән
Гордон бишенчегә өйләнгән

58 яшьлек Александр Гордонның шәхси тормышы үзгәреп кенә тора. 2020 елда ул дүртенче хатыны белән аерылышты. Күрәсең, озак буйдак ир булып йөрисе килмәгән, әле янә өйләнгән. Ул тагын да яшьрәк хатын алган. Музыка-педагогика институты студенты, 20 яшьлек арфист София Каландадзе белән гаилә корган.

Гордон булачак хатыны белән 4 ел элек, кызга 16 яшь чагында танышкан. Алар бергә музыкаль фестивальдә чыгыш ясаганнар. Ул чараны Софиянең абые, атаклы пианист Борис Березовский үткәргән. 

Берничә ай элек Александр белән София халыкка белдертмичә генә ЗАГСта мөнәсәбәтләрен теркәгән. Анда кунаклар да, журналистлар да чакырылмаган. Әле исә Суздальда Спас-Евфимий монастыренда никах уздырганнар. Телевидениедә тапшырулар алып баручының элекке никахларыннан дүрт баласы бар: ике ул һәм ике кыз.

Ә Софиянең бу исә икенче никахы. Димәк, гаилә тормышында аның да тәҗрибәсе бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: