Эстрадабызда тормышта гына түгел, сәхнәдә дә бергә иҗат итүче матур парлар шактый.Шундыйларның берсе - Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловлар.
Алар сәхнәгә чыкса, халык алкышларга күмә, ә концертлары гөрләп үтә. Яшьлек елларында сәхнәдә иҗат итү, җырлау хыялы берләштергән бу матур парны. Аларның романтик дуэтлары : “Ак майларда ак вәгъдәләр”, “Син булсаң янымда”, “Гомерләр зая үтмәде”, “Сынмасын сабыр канаты” һ.б. тиз арада популярга әйләнде.
Тик соңгы чорда тамашачыларын бер әйбер тынгы бирми – ни өчен Зәйнәп үзе генә җырлый, концертларында да үзе генә чыга башлады ? Зөфәр кая булган? Халыкта бергә тормыйлар ахыры, дигән сүзләр дә йөри. Зөфәр Билалов артка плангарак күчте кебек. Бу нәрсә белән бәйле?
Зәйнәп Гадел Әхмәтҗановның "Гадел әңгәмә" тапшыруына килгәч, бу сорауларга җавап биргән.
Тик аны сәхнәдән бөтенләй киттте дип уйларга ярамый. Чакырганда җырлый, дуэтларыбызны башкарабыз. Ул бит җырчы кеше. Барыбер күңелендә, беренче чиратта, җыр аның. Сәхнәдә булмаса да, өйдә баянда уйнап җырлый. Мине үзенә шулай гашыйк иттерде дә инде ул. Укыган вакытта баян күтәреп керә иде дә, “Ал Зәйнәбем”не җырлый иде.
Әлегә Зөфәр үзе җырламаска тели икән, димәк, бу аның карары. Җырлар чыгып тора, башкарабыз. “Сөю җыры” дигән җырны башкардык менә. Көтмәгәндә генә репертуарга килеп керде ул.