

Рузилә Сафина – танылган җырчы Габделфәт Сафинның хатыны, ире белән бергә “Акчарлак” гәзитен гамәлгә куючы, җырчының концерт директоры да.
Озак еллар оештыручы булган ханым, соңгы елларда иҗатчы буларак күренә башлады. Хәзер ул хикәяләр, шигырьләр яза, автор-башкаручы һәм нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый. Рузилә ханым үзе турында:
Үз тамашачыларымны таптым, дип әйтә алам.2019 елдан бирле социаль челтәрләрдә яшьләр белән бертигез эшләдем диярлек. Ул бик күп көчне ала. Мин аккаунтыма шигырьләр укыган видеолар куя башлагач, бик күп кайтавазлар килде. «Кайчан чыгышыңны күрсәтәсең?» – дип тә хат яза башладылар. Мин хәзер иҗатымны нинди формада халыкка бирергә дип уйлыйм. Җырчы булып чыга алмыйм бит инде, актриса да була алмыйм әлеге яшемдә. Әмма минем кешегә әйтер сүзем бар. Шуларны бер калыпка салсам... Шундый хыялым бар, – дип уртаклашкан ул.
Чыганак: "Интертат"