Барлык яңалыклар

Хирург Пугачеваның тиз картаю сәбәбен атады

Витаминнар эч, Алла!

Хирург Пугачеваның  тиз картаю  сәбәбен атады
Хирург Пугачеваның тиз картаю сәбәбен атады

Пластик хирург Мәдинә Байрамукова  Примадоннаның тиз картаю сәбәбен атаган.

  73 яшьлек Алла Пугачева менә берничә ай инде  Израильдә, диңгезгә якын яши. Журналистлар Пугачеваның  кыяфәтендә кискен үзгәрешләргә игътибар иткәннәр. “Алла Борисовнаның тән тиресе  нык арыганлыгы  сизелә. Күрәсең, яшь үзенекен  итә торгандыр", - дигән хирург та. 

  Климатны кискен алыштыру, кондиционер куллану, чагу кояш нурлары – боларның барысы да тирене начарайта. Пластик хирург  Пугачевага  витаминнар эчәргә, урамга чыкканда, кояштан саклаучы чаралардан  файдаланырга киңәш иткән.

  Моңа кадәр  Пугачева белән Галкинның Мәскәү өлкәсе Грязь авылындагы  замокларын  сатарга  җыенулары турында сүзләр йөрде.  Артистлар  замокның  бәясен 700 миллион сумга бәяләгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: