Барлык яңалыклар

9 Май - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе

Резида Сабитова: “Авылдагы соңгы ветеран өчен 5 гармунчыны тезеп уйнатып, котлап, кулдан килгәнчә хөрмәт күрсәтергә тырыштык”.

9 Май - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе
9 Май - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе

Кушнаренко районы Югары Сәет авылы мәдәният йортында мәдәни чараларны оештыручы булып эшләүче Резида Сабитованы  бик күп танылган җырлар авторы буларак беләбез.  Аның көенә язылган җырларны Башкортстан һәм Татарстан җырчылары: Радик Вәлмөхәмәтов, Айдар Галимов, Римма Амангилдина, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Зөһрә Сәхабиева, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Тухбатуллина һәм башкалар башкара.

– Җырларымны халыкка танытуда иҗатымны яратучы дусларым, танышларым ярдәм итте. Райондашларым арасында да игътибарлы, эчкерсез кешеләр күп булуына инандым. Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Иҗатыма битараф калмаган "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасына да хөрмәтем зур! Һәркайсы миңа илһам бирә.

Күптән түгел генә Дилә Булгакова сүзләренә язылган  "Сабыйлар бәллүдә, уятма" җыры белән Казанда  халык-ара конкурста катнаштым. Композиторлык иҗатым беренче дәрәҗәле диплом белән бәяләнде. 

Безнең Югары Сәет авылында да 9 нчы май – Җиңү көне иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.  Әлбәттә, ветераннар аеруча аны көтеп ала иде. Минем кайнатам  сугыш ветераны Хәниф Сәфиулла улы 2010 елда 84 яшендә арабыздан китте. Хәзер илебездә  ветераннар бик аз калды. Алар турында хатирәләр генә саклана. Шунысы истә калган: әтине кунакка яки ашка чакырсалар, олы яшьтә булгач, барырга авырсына иде. Ә 9 нчы майны дулкынланып көтеп ала, иртән-иртүк торып, әзерләнеп, костюмын, ялтырап торган туфлиен киеп, солдатлар кебек шык-шык басып йөри башлый иде. Яшәреп китәләр иде ветераннарыбыз Җиңү бәйрәме көнне.

    2000 елда авылда мәктәп коллективы Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышлап обелиск эшләп куйды. Һәр елны тантананы шунда үткәрә идек. Сугыш ветераннары авылда 2001 нче елда - 9 , 2007 елда - 6, 2011 елда 2 ветеран калып, әзәя бардылар. 2012 елдан  барлык ветераннарны да район үзәгенә зурлап дәшә башладылар.  Авылда соңгы ветеран калганда да, 5 гармунчыны тезеп уйнатып, ветеранны котлап, кулдан килгәнчә хөрмәт күрсәтергә тырыштык. 2017 елда соңгы ветеран Лотфулла Каюм улы Ханафин: "Балалар, быел бара алмыйм инде бәйрәмгә, хәлем юк" – диде. Өендә котладык.  8 май көнне Обелиск янында "День Победы"  җыры яңгырап тора, мәктәп укучылары шигырь сөйләп чыгыш ясап, чәчәкләр салып торганда 92 яшьлек Лотфулла абый килеп җитмәсенме! "Түзмәдем, балакайлар, килдем әле!" – диде ул. Ике оныгы култыклап алып китереп утырттылар. Сөйләшеп утырдык, фотоларга төштек. Ә 2018 елдан Җиңү бәйрәмен авылда ветераннарсыз каршы ала башладык...

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: