Барлык яңалыклар

Халык Рифат Зариповның кул белән бәрәңге утыртуына шаккаткан

"Бәрәңгегез эре булсын, тик үзегез генә эреләнмәгез", - дип язганнар аңа социаль челтәрләрдә. 

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Рифат Зарипов май бәйрәмнәрендә авылда әти-әнисе, хатыны һәм туганнары белән бәрәңге утырткан.

Видеода күренгәнчә, алар мотоблок белән буразна ясый, хатыны белән әнисе кул белән бәрәңге салып, аяк белән басып бара, ә артларыннан тырма белән бәрәңгене күмеп баралар.

Халык хәзер техника заманында җырчы гаиләсенең болай итеп бәрәңге утыртуларына шаккаткан. 

«Бездә бәрәңгене трактор утырта, эшкәртә, ала. Бәрәңге кулга чүпләгәндә генә тия. Беркем дә болай интекми, бигрәктә сезнеке кебек тигез бакчада»;

«Рифат, бик кызык утыртасыз икән бәрәңгене»;

«Сездә шулай бәрәңге утырталармыни»;

«Һәр якта бәрәңгене үзләренчә утырталар», кебек комментарийлар калдырганнар.

«Рифат син төшереп кенә йөрисеңме әллә», «Әтиең белән эшлисең, рәхәт сиңа», «Җирегез бигрәк яхшы сукаланган. Елына бер генә утыртасы, ә ел буе ашарга җитә», дип тә язучылар бар.

«Бәрәңгегез эре булсын, тик үзегез генә эреләнмәгез. Без 15 майларда утыртабыз, шул вакытта синең безнең якларда концертларың, шул вакытта булышып китәрсең әле», дип тә шаярткан берәү.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: