Барлык яңалыклар

Үзен гәзиттә күреп шаккаткан

"Күп нәрсә күргән булды, әмма бу хәл - беренче тапкыр", - дип Ришат Төхвәтуллин.

Үзен гәзиттә күреп шаккаткан
Үзен гәзиттә күреп шаккаткан

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның фотосурәтен ябыктыра торган препарат рекламаучы гәзиттә бастырганнар. Бу хәбәрне социаль челтәрләрдә Ришат үзе сөйләгән.

Реклама гәзитендә күренүенчә, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Екатеринбургта яшәүче Бориска әйләнгән. Аның фотосурәте астында кемдер могҗизага тиң препарат ярдәмендә җиңел генә ябыгып булуы турында язган. «Белеп булмый, гәзит берәрегезнең кулына эләгер дә, моны чын дип уйларсыз. Шарлатаннарга ышана күрмәгез, бу хәбәр дөрес түгел! Мин беркайчан да тулы гәүдәле булмадым. Ә аларның препаратларын гомеремдә дә кулланмадым. Күп нәрсә күргән булды, әмма бу хәл - беренче тапкыр», - дип Ришат тамашачыларына мөрәҗәгать иткән. - Шулай да, мин 10 килограммга ябыктым ул, тик һич тә аларның препаратлары ярдәмендә түгел. Нинди генә кешеләр юк! Борис исеменнән сезгә сәлам», – дип шаярткан да Ришат Төхвәтуллин.

Үзен гәзиттә күреп шаккаткан
Үзен гәзиттә күреп шаккаткан
Үзен гәзиттә күреп шаккаткан
Үзен гәзиттә күреп шаккаткан
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: