Барлык яңалыклар

Филипп Киркоров холкын күрсәткән

Баеса, кеше бик тиз үзгәрә шул...

kleo.ru
Фото:kleo.ru

6 ел Филипп Киркоров белән эшләгән ир-атлар стиле белгече Арсен Айрапетов бермәл игътибарсызлыгы аркасында  җырчының җенен котыртуы турында сөйләгән.

Айрапетов Дубайга очар алдыннан Киркоровның чемоданын җыюын сөйләгән. Моннан алда артист АКШтан Мәскәүгә нибары бер көнгә кайткан булган, шуңа чемоданнарны ашыгыч әзерләргә туры килгән.

Стилист багажга киемнәр һәм аксессуарларны чаралар өчен һәм көндәлеккә алдан әзерләгән образларга яраклаштырып салган. Ашыгып ул җырчыга атап чыгарылган  Air Dior кроссовкиларын   салырга оныткан. Ул вакытта бу кроссовкилар трендта дип исәпләнгән һәм яңа гына сатуга чыгарылган булган.

Икенче көннең иртәсендә Айрапетов телефонына хәбәр төшә. Анда Киркоров ачулы тонда кроссовкиларны теләсә ничек китереп китәргә куша.  Киркоровка кроссовкиларын илтеп бирер өчен гаҗиз калган стилистка  ашыгыч рәвештә Дубайга очарга туры килгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: