

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар “Туган тел” телеканалы өчен эксклюзив әңгәмә биргән. Журналист иҗади пардан озак еллар бергә дус-тату яшәүләренең сере белән кызыксынган.
Журналист: “Җәвит абый, Зөлфия апа, сезнең менә сәхнәдә дә, сәхнә артында да мәхәббәт. Ничек шулай яшәп була ул?”
Җәвит Шакиров: “Без аны борычлап, тозлап куйдык. Ул бозылмый”.
Зөлфия Шакирова: “Консервировать итеп куйдык. Яши башлаганыбызга 35 ел инде. Ә 35 ел – ул 70 ел. Ягъни Җәвит белән бер ел яшәү үзе ике елга тиң. Тагын бер 70не түзсәм, Аллаһы боерса.
Җәвит Шакиров: “Түзсәм ди, ә үзенең әле яшисе килә минем белән”.
Журналист: “Зөлфия апа, әйдәгез, Җәвит абыйның өстенлекләрен түгел, кимчелекләрен тамашачыларга сөйләп үтик әле. Җәвит абый үпкәләми ул, мин аны беләм”.
Зөлфия Шакирова: “Җәвит абыеңның бер генә кимчелеге бар – йоклаганда гырлый. 35 ел инде оркестр астында йоклыйм”.
Җәвит Шакиров: “Беләсеңме ни өчен гырлыйм, хатын-кызның көндез күп сөйләшүенә компенсация ул гырлау”.
Чыганак: "Интертат"