Барлык яңалыклар

Йолдыз буласың килә икән –түлә

  Рифат Фәттахов – Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе. Ул яшь җырчыларның продюсеры, икенче төрле әйткәндә, аларга танылу яулауда ярдәмче. 

Йолдыз буласың килә икән –түлә
Йолдыз буласың килә икән –түлә

    Рифат Фәттахов – 20 елга якын тарихы булган Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе.Ул яшь җырчыларның продюсеры, икенче төрле әйткәндә, аларга танылу яулауда ярдәмче. Ләкин продюсер ярдәме белән генә иртән йолдыз булып уяначакмын дип уйлау ялгышлык, әлбәттә. Танылу яулау өчен җырлау сәләте генә җитми, үҗәтлек, тырышлык кирәк. Тик һәр теләгән кеше бу фонд белән хезмәттәшлек итә алмый икән. Рифат Фәттахов бу хакта:

   “Әйе, моның өчен берничә шарт бар. Беренчедән, әлеге егет яки кыз иҗат күзлегеннән миндә кызыксыну уятырга тиеш. Аларның эшләргә, үсәргә теләге, зур амбицияләре булуы мөһим. Икенчедән, бөтен чыгымнарны (җырны таныту чыгымнарын, минем һәм командамның эш хакын) башкаручы үзе каплаячак. Ул түләүченең әни, әти, абый, туган, сөяркә, яки иганәче, коммерция компаниясе, дәүләт оешмасы – кем булуы мөһим түгел.

 

Мин йолдызлар кабызырга әзер! Ләкин, гафу итегез, банкет сезнең исәптән. Продюсер буларак хезмәтем кирәк икән, ул түләү нигезендә генә башкарылачак. Кем өчендер акча түләргә (ә ул күп кирәк булачак), кемнәндер сорап йөреп, эзләргә җыенмыйм. Ә менә зур музыкаль проектлар белән рәхәтләнеп һәм теләп шөгыльләнәчәкмен. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм”, - дигән Рифат Фәттахов.

 

Чыганак: Интертат

Читайте нас: