

Йомшак һәм моңлы тавышлы, кара озын толымлы, чибәр һәм сөйкемле Гөлсем Бикбулатова башкорт эстрадасында арым бер урын алып тора. Репертуарында бик күп матур җырлары бар. Ләкин шәхсән миңа аның”Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә” дигән җыры аеручы ошый.
Әйе, Башкортостанның атҡазанган артисты БРның М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Гөлсем Бикбулатова соңгы вакытта телеэкраннарда сирәк күренде.Тормышыбызның астын-өскә китергән чирләр аркасында, әнә шулай, күп кенә яраткан җырчыларыбыз белән элемтәләр өзелеп торды шул.
Гөлсемнең иҗатын яратучылар өчен артистның үзе белән элемтәгә чыгып хәлләрен сорашырга булдык.
- Иҗат кешесе өчен елның һәр мизгеле үз мәшәкатьләре, эшләре һәм киләчәккә планнары белән үрелеп барадыр. Әлегә кадәр иҗат итүдән һәм эшемнән тукталган булмады, хәтта коронавирус пандемиясе вакытында да онлайн эшләргә туры килде.
Әле яңа җырлар өстендә эшлим, театр да бергә үрелеп бара. Җиңү бәйрәме – 9 Майга әзерләнәбез, ә аңа кадәр апрель азагында Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган зур иҗат кичәсе үткәрәчәкбез, -ди Гөлсем.
Тормыш хәлләренә килгәндә, Гөлсем бакча эшәрен бик ярата икән, быел ул күп итеп үсентеләр утырткан. Төп ярдәмчеләре, әлбәттә, балалары. Улы Искәндәр быел 9 сыйныфны тәмамлый, кызы Айсель 3 сыйныфта белем ала. Әйткәндәй, алар икесе дә музыкаль яктан сәләтле. Улы биюче, гитарада бик матур уйный, кызы - әнисе кебек моңлы тавышлы.
- Киләчәккә планнар бик күп, әлбәттә. Тик, “иртә кычкырган кәккүкнең башы авырта, диләрме әле? Мин бик алдан сөйләргә яратмыйм. Тормыштан канәгать булып, булганына шөкер итеп, ашыкмыйча,җайлап кына эшләргә яратам. Вакыты җиткәч, тамашачыларым белән яңалыкларым белән тагын уртаклашырмын әле – ди Гөлсем.