

Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Әтисе – музыка укытучысы, 50 елга якын балалар укыткан.
Әнисе өйдә биш баланы караган.
- Мин һәрвакыт әтигә ияреп йөрдем. Әти балаларны, яшьләрне бик яратты. Дәрестән соң калып та, балаларны мандолинада уйнарга өйрәтә иде. Үзем дә бик күп шөгыльләндем, бик күп җырларны яттан белә идем. Инәй: “Җитте инде, җырлама”, – дия иде. Әтинең мине җырчы итеп күрәсе килде...
Мин 40 яшьләрдә генә сәхнәгә чыктым. Анысы да очраклы рәвештә. Зур сәхнәгә чыкканчы, бик күп еллар үзешчән сәнгатьтә йөрдем. Төрле җирләргә, хәтта Казанга да чыгыш ясарга бара идек. Моны төп эшем белән бергә алып бардым. Бервакыт мине эзләп туган районым Бөгелмәгә танылган композитор Ганс Сәйфуллин килде. Шулай итеп, җырлар яздырып ике җыентык чыгардык. Бер продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек иттем.
Әтинең “чире” миңа күчкән, мин дә аның кебек үк яшьләргә тартылам. Талантлы кешеләрне яратам. Мин – алардан, алар миннән тәҗрибә ала. Рөстәм Асаев, Әсхәт Хисмәт, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов белән бергә дуэт җырларга туры килде. Тамашачы яратып кабул итте, үземә дә ошады.
Хәзер әкренләп күренә башлармын дип уйлыйм. Концертлар белән дә чыгарга исәп бар. Узган ел ахырында “Салкын” исемле җырыма клип төшердек. Бу – сигезенче клибым, - дип сөйләгән җырчы.
Бәширә Насыйрова белән интервьюны "Шәһри Казан" сайтына кереп укый аласыз.