

Аллаһы Тәгалә аңа бер нәрсәне дә җәлләмәгән: матурлыкны да, талантны да, сирәк очрый тоган эчкерсезлекне дә, мактауга лаек зәвыкны да...Ярты гасырлык эш стажы күп санлы концертлардан, озын-озак гастрольләрдән торган Нәзифә Кадыйрованы юкка гына башкорт эстрадасының тере легендасы дип әйтмиләр.
Нәзифә Кадыйрованың сәхнәгә чыгуы - тамашачылар өчен чын бәйрәм. Ул залда дәртле атмосфера тудыра, ә таланты һәм профессионализмы белән халыкны моң дәрьясына алып керә. Аның хезмәте югары бәяләнә, шуңа да ул Русия һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры. Башкорт эстрада сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Нәзифә Җәүдәт кызы БРның Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Нәзифә Кадыйрованың юбилей концертында БР халык артисты, музыкант-виртуоз Гали Алтынбаев, сәхнә йолдылары Идрис Газиев, Рим Хәсәнов һәм шулай ук филармониянең башка коллективлары да катнашты.
«Узган ел башкорт эстрадасы легендасы Нәзифә Кадыйрова „Милләт хатын-кызы" конкурсы кысаларында Рабига Кушаева исемендәге медальгә лаек булды, ләкин авыру сәбәпле, бүләкләү тантанасына килә алмаган иде. Бүген аның юбилей концертында без бүләкне тапшырдык", - диде концертта башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина.
Моңлы тавышлы алиһәбезгә киләчәктә дә сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.