

Илдар Абдразаковның Мәскәү янындагы йортын талаганнар. Бурлардан күргән зыян берничә миллион сум тәшкил иткән, дигән хәбәр чыкты Русия матбугатларында. Имеш, артистның йортыннан брендлы сәгатьләр, бизәнү әйберләре һәм акчалары югалган. Полициягә хатынының әнисе - 62 яшьлек Татьяна Гвилава мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, карак өйгә 12 апрель иртәсендә өйнең арткы ишегеннән кергән - ул бикле булмаган.
Бу хәбәрдән соң, "Башинформ" агентлыгы артист белән элемтәгә кергән. Тик Абдразаков бу хәбәрне кире каккан. Әйе. Бу ялган хәбәр, дигән...
Бүген якташыбыз, күренекле опера җырчысы, ике «Грэмми» премиясе иясе, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков Санкт-Петербургның Мариин театрында Вердиның «Макбет» спектаклендә җырлый. Ә 16 апрельдә артист шул ук сәхнәдә «Аттила» операсында чыгыш ясаячак.