

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Илеш райоынының Яркәй авылында концерт куйганда бер кызыклы хәл булган.
Сәхнәгә 8-9 яшьлек кыз чыгып:
– Син мине онытмадыңмы? – дип Тямаевка бүләк биргән. Җырчы, аңламыйча, кыз янына килеп:
– Искә төшер әле, – дигән.
– Мин синең концертыңда җырлаган идем, – дип җавап биргән яшь кыз һәм такмаклап:
– Агыйделдән агып бара бер солдатның шинеле,
Алла бирса, үзем булам Тямаевның килене, – дип әйткән.
Фирдүс Тямаев кызны кочаклап:
– Сеңлем, килештек, син миңа килен буласың. Белгән булсам, зур малайны алып кереп, шунда ук никахын да уздыра идек, – дип җавап биргән җырчы.
Аннан соң ул кыз биргән бүләкне караган. Сумкада каймак, эремчек, катык килеп чыккан.
– Никахны бүген генә укытыйкмы соң? – дип шаяртуын дәвам иткән Тямаев.
Тамашачылар алкышлап көлгән.
Чыганак: Интертат