Пугачева ни өчен Израильне сайлаган?

Примадонна һәм Максим Галкин балалары белән инде бер айдан артык дусларында кунакта.

Пугачева ни өчен Израильне сайлаган?Пугачева ни өчен Израильне сайлаган?
Пугачева ни өчен Израильне сайлаган?

Җырчы Алла Пугачева һәм аның ире Максим Галкин балалары белән инде бер айдан артык Израильдә дусларында  яшиләр. Бу вакыт эчендә Алла Пугачева  социаль челтәрләрдә тамашачылары белән бер генә тапкыр элемтәгә чыкты. Максим Галкин исә күптән түгел видео урнаштырды. Ул гаиләсен, игезәк балалары Гарри белән Лизаның видеоларын бүтән күрсәтмәячәген әйтте. Шуңа күрә Алла Пугачева иҗатын яратучыларга хәзер Примадоннаның архив язмаларын карап кына канәгатьләнергә калачак.

Ни өчен Пугачева гаиләсе белән Израильне сайлаган? Актриса Яна Поплавская фикеренчә, бу илдән дөньяның теләсә кайсы почмагына ишекләр ачык. Украинада башланган хәрби операция моңа төп сәбәп булгандыр. Израильдә климат яхшы, олы яшьтәгеләр өчен бу бик мөһим. Шулай ук бу ил югары хезмәт хакы һәм яхшы медицинасы белән дә мактана ала.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас