«Әнием күрә алмады»

Җырчы Нурзадә “Татарстанның атказанган артисты” медале белән бүләкләнгән.

«Әнием күрә алмады»«Әнием күрә алмады»
«Әнием күрә алмады»

Җырчы Нурзадә “Татарстанның атказанган артисты” медале белән бүләкләнгән. Бу мактаулы исемгә ул 2019 елда лаек булган, хәзер шуның бүләкләү тантанасы булган.

“Ниһаять! Бүгенге көн иң шатлыклы һәм иң бәхетле көннәремнең берсе булып истә калыр. Мин күптән көткән бүләкләү булды. Мин бүген шушы медальне кулыма алдым. 20 елдан артык булган хезмәтемне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт. Ә шулай да рәхмәтемнең иң зурысы – бу дәрәҗәле бүләкне миннән дә ныграк көткән, 40 ел гомерен сәнгатькә багышлаган, миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән, тик кызганыч, бүгенге көнне күрә алмаган әниемә. Бу бүләктә аның да өлеше бик зур. Медаль тагын да зуррак уңышларга этәрә, җаваплылык хисе өсти”, – дигән ул.

Чыганак: Матбугат.ру

Читайте нас