Равил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнар

Мондый бүләкне, әлбәттә, авыл җирендә яшәүчеләргә генә биреп була.  

Равил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнарРавил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнар
Равил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнар

   Элекке “Изге ай” төркеме җырчысы, композитор Равил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Аңа ат бүләк иткәннәр. Мондый бүләкне, әлбәттә, авыл җирендә яшәүчеләргә генә биреп була.  Җырчы Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Камка авылында яши. Бүләк турында Равил үзе:

 — Мин йорт хайваннарын һәм малларны бик яратам. Якыннарым моны белә. Күптән түгел бер дустым Звездный кушаматлы ат бүләк итте. Бүгенге көндә шуның белән мәш киләм. Алты мәчем дә бар әле.  Иҗат итәргә дә вакыт табам, яңа җырлар язам. Искеләренә аранжировка ясыйм. Рус телендә дә җырлар язам. Иҗат җимешләремне “Ютуб”ка куя барам. Каналымда клипларымны күп карыйлар һәм шуның өчен “Ютуб” миңа акча түли. Аннан килеп торгач, радио-телевидениеләргә ялынганым юк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас