

Актриса Чулпан Хаматова татар тамашачысына яхшы таныш. Ул “Зөләйха күзләрен ача” фильмында төп рольне башкарды.
Күптән түгел ул үзе эшләгән “Современник” театрыннан киткән һәм өч кызы белән Латвиядә яшәячәкмен дип белдергән. Кино һәм театр йолдызының йорты Рига шәһәреннән ерак түгел экоавылда. Аңа Яңа Рига театрында эш тәкъим иткәннәр, дип хәбәр итә WomanHit.Ru порталы.
“Современник” театрында ул 1998 елдан бирле труппада торды. 2016 елда аны театрның художество җитәкчесе урынбасары итеп билгеләп куйганнар иде.
Чыганак: WomanHit.Ru