Ниһаять, дуслашканнар

Марат Яруллин  белән Ринат Рәхмәтуллин, җыр бүлешеп, үзара сөйләшми йөриләр иде.

Ниһаять, дуслашканнарНиһаять, дуслашканнар
Ниһаять, дуслашканнар

Ике ел элек ике артист арасында “Чакыр гына” җырының авторлык хокуклары өчен бәхәс чыккан иде.

Җыр өчен тарткалашу дәвамлы булды. Ринат Рәхмәтуллин Чаллының бер сайтына биргән әңгәмәсендә Маратның «Чакыр гына мине» җыры аша күтәрелүе турында сөйләде. Ә Марат Яруллин Ринат Рәхмәтуллинны ялган сөйләүдә гаепләде. Мәскәүдәге бер концертта бөтен тамашачы алдында дуслашулары күренә. «Күрештек, сөйләштек, бөтен сорауларга җаваплар таптык, үз урынына куйдык. Кыскасы, мир, дружба, жвачка», — дип, әнә шундый позитив рухтагы пост белән нокта куйган Марат инстаграмдагы сәхифәсенә.

 

“Булдыргансыз. Хәзер дуэт көтәбез инде сездән”,— дип язган бер инстаграм дусты. Икенчесе Ринат Рәхмәтуллинның уң кулы белән Маратның кулын кысуы, ә икенчесе белән йодрык төйнәп торуына игътибар иткән. “Йодрык “мощный” әле монда”, — дип язып калдырган ул.

 

Чыганак: Интертат

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас