

Украинада махсус операция башлангач, күп кенә күңел ачу телетамашаларын эфирга чыгарудан туктаттылар. «Вечерний Ургант» тапшыруы да телеэкраннардан югалды. Иван Ургант дәүләт җитәкчеләренең гамәлләренә каршылыклы фикерен җиткергәч, гаиләсе белән чит илгә күченеп китте. Хәзер исә Беренче каналда аның урынын икенче кеше киләчәге билгеле булды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, федераль телеканалдагы Ургантны Гарик Мартиросян алмаштырачак. Тик телепродюсер күптәннән социаль челтәрләрдә күренгәне юк. Танышлары әйтүенчә, Мартиросянның эше бик тыгыз. Ул бер үк вакытта 18 телепроект өстендә эшли икән. Аларның берсе – «Кичке Ургант»ны алыштырачак телепрограмма. Проектның ничек аталачагы әлегә билгеле түгел. Гарик үзе «Тәүлек әйләнәсендә эшли торган Мартиросян» булыр дип шаярта.
Исегезгә төшерәбез, «Кичке Ургант» тапшыруы Русия телеэкраннарында 10 елга якын чыкты. Иван Ургант студиясендә Русиянең генә түгел, чит илләрнең дә танылган шәхесләре кунак булды. Алар арасында якташларыбыз: Юрий Шевчук, Земфира, Моргенштерн, Fase та бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тамаша һәрвакыт популяр иде. Иван Ургант моның өчен зур гонорарлар алган. Ә хәер инде ул хатыны һәм балалары белән башка ил гражданнары, дип язалар рус гәзит-журналлары сайтлары. Ә сез "Кичке Ургант" тапшыруын карый идегезме? Фикерегезне безгә языгыз.